«Әй, бу сентябрь һавасы…» — М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк китапханәдә иҗат сәгате әнә ...
«Әй, бу сентябрь һавасы…» — М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк китапханәдә иҗат сәгате әнә шундый исем астында узды. Очрашуның төп темасын көз тәшкил итте. Россиядә көз күп кенә язучыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны һәм музыкантларны илһамландырган чор булган. Аларда рус табигатенең кабатланмас матурлыгын да — көз ул алтын киемнәрен киеп, купшы төрле төсләр белән балкып киенә — табигатьнең моңсу манзараларын, көзге сулыш алуын, тормыш символы буларак үтеп баручы җәй сагышын да күргәннәр. Микрофон янына шагыйрьләр, вокалистлар, бардлар чыкты — уку залы гөмбәзләре астында кунакларның кәефен чагылдырган лирик юллар очты. Бу юлы алып баручылар шагыйрьләр өчен бирем әзерләгән иде: «Әй, бу сентябрь һавасы…» дигән җөмләне шигъри юллар белән дәвам итәргә. Күпләр теләп аңа кушылдылар.