Зает микрорайонында гомер итүче Назыйровлар гаиләсе Дәүләт Думасы депутатлары өчен үз т...
Зает микрорайонында гомер итүче Назыйровлар гаиләсе Дәүләт Думасы депутатлары өчен үз тавышларын йорттан чыкмыйча гына бирде. Гаилә башлыгы Зайнур Бәдри улы - күрү буенча инвалид, ишетү сәләте дә начарланган. 77 яшьлек тормыш иптәше Лидия Зәки кызы белән бергәләп алар, якты киләчәккә зур өмет баглап, үзләренең гражданлык бурычын үтәделәр. Назыйровлар 56 ел тигез тормыш белән яши. Зайнур Бәдри улы үз гомерендә механизатор булып та, эретеп ябыштыручы булып та, электрчы булып та эшләгән. Хатыны Водоканалда 34 ел лаборантка булып хезмәт куйган. Ир белән хатын ике бала үстергән. Югары белемле уллары үз гаиләләре белән бүгенге көндә Уфада яши. #ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026