🌼 Бүген 1 октябрь — Өлкәннәр көне. Бу көн — сезгә, кадерле әти-әниләребезгә, әби-бабал...
🌼 Бүген 1 октябрь — Өлкәннәр көне. Бу көн — сезгә, кадерле әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, хөрмәтле ветераннарыбызга, зирәклегегез, тормыш тәҗрибәгез һәм яшь буынга күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге. ✨ Чын күңелдән һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Балаларыгыз һәм оныкларыгызның игътибарын, кадер-хөрмәтен тоеп, һәр яңа көнгә сөенеп яшәгез. 🗞 Бәйрәм уңаеннан бүген, 1 октябрьдә, Милли мәдәниятләр үзәгендә узачак чарага чакырабыз. Биредә сезнең яраткан «Туган як» гәзитенә язылу оештырылачак. Сезне 15.30 сәгатьтә көтеп калабыз!