⚽ Реконструкциядән соң «Йолдызлы» паркында «Девон» футбол стадионы үз ишекләрен ачты.
⚽ Реконструкциядән соң «Йолдызлы» паркында «Девон» футбол стадионы үз ишекләрен ачты. 💯 Кыска гына вакыт эчендә биредә барысы да танымаслык булып үзгәргән: кырның сыйфатлы нигезе һәм өслеге, киртәләр һәм яктырту, видеокүзәтү, уңайлы трибуналар, заманча спорт җиһазлары, ярдәмче бүлмәләр, янәшәдәге территория. 💥 Әлеге колачлы эшләр артында «Нефтемодулькомплект» җәмгыяте генераль директоры һәм «Девон» футбол клубы җитәкчесе Рәмис Мамаев тора. ⚽ Рәмис Радик улы Октябрьскийда футболны тергезүгә һәм үстерүгә бик күп өлеш кертте — ул 32 нче микрорайонда футбол кыры һәм парк төзеде, аннары футбол манежы сафка бастырды. ⚽ Бу көнне яңартылган футбол кырында 2016 елгы яшүсмерләр арасында Башкортстан беренчелеге узды. Анда республиканың ун командасы көч сынашты. 📸 Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән