Октябрьскийда – яңа хөкемдар
Октябрьскийда – яңа хөкемдар РФ Президенты карары белән шәһәр суды судьясы вазыйфасына Нәргиз Мамаюсупова билгеләнде. Бүген, 21 октябрьдә, тантаналы шартларда Наргиз Мамур кызы Русия Федерациясе дәүләт флагы каршында судья антын кабул итте. Күп этаплы сайлап алу барышында Наргиз Мамаюсупованың расланган югары һөнәри һәм әхлакый сыйфатларын билгеләгән Октябрьский шәһәр суды рәисе аңа хөкем карарлары чыгарганда гаделлек һәм уңышлар теләде.