Полина Гыймазетдинова (Максимова): «Яктылыкны яшереп булмый» ♥️ 🖼🎨
Полина Гыймазетдинова (Максимова): «Яктылыкны яшереп булмый» ♥️ 🖼🎨 Яр Чаллы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Полина Гыймазетдинова белән мавыгуның һөнәргә әйләнүе, әти-әнисенең авылын, керәшен этникасын акварель ярдәмендә кәгазьгә төшерүе турында сөйләштек. Ул Варшавада туган, Менделеевскида үскән, инженерлык белеме алып, төзелештә эшләгән, ә хәзер балаларны рәсем ясау осталыгына өйрәтә. Акварель белән авыл пейзажлары, этник портретлар ясый. Полина Гыймазетдинова: «Үземне профессиональ рәссамга санамыйм», — ди. Ләкин нәкъ менә аның шикелле кешеләр, күңел кушуы буенча, сәнгатьне саклый. ✨Сәләт гаиләдә бирелә 💫 Полинаның һөнәргә юлы бормалы. Сөйләшергә өйрәнгәнче үк, диярлек, рәсем ясый башлый. Әти-әнисе хуплап, баланың рәсемнәрен квартирдагы бөтен стеналарга элеп куя торган булганнар. Дүртенче класста әнисе аны сәнгать мәктәбенә алып бара. Булачак рәссам ныклы нигезне шунда ала. ✨«Дөнья белән аралашу ысулы»💫 Полина сәнгать турында Ван Гогның: «Сәнгать — тормышта җаннары яраланганнар өчен юаныч», — дигән сүзләрен дә искә төшереп үтте. Аның өчен сәнгать — дөнья белән аралашу ысулы. «Бөтен кешеләр дә сүзләр белән сөйләшми: кемдер музыка, кемдер бию, шигърият, рәсем аша аралаша». Әгәр барысын да аңлата торган бер картина язарга мөмкин булса? «Барысын да аңлату безнең кулыбызда түгел, мин хәзерге мизгелдә күргәнне һәм тойганны ясыйм. Ә иң яхшы рәссам — табигать — Ходай, без аны беркайчан да уздыра алмаячакбыз. «Мин табигать бөеклеге алдында мескен», — дигән Левитан үзе дә, ә минем кебекләр турында әйтеп торасымы?!». Пумаланы яңа кулга алучыларга Полинаның мастер-классларда кабатлый торган киңәшен җиткерәбез: «Шедевр ясарга тырышмагыз, рәсем ясау барышыннан ләззәт алыгыз». Һәм искәртә: «Рәсем ясау — бик тәэсирле психотерапия ысулы, баш мие дә күбрәк эшли. Алга таба, Ходай кушса, күргәзмәләр дә булыр. Әгәр бу „яктылык“ икән, аны яшереп булмый», — ди Полина Гыймазетдинова. ДӘВАМЫН УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/polina-gyimazetdinova-iaktylykny-iaserep-bulmyi
Канал в каталоге Максиметера
1 113 подписчиков · Наука