⛰️ Уралларны урап кайттык, карендәшләр белән күрешеп ♥️
⛰️ Уралларны урап кайттык, карендәшләр белән күрешеп ♥️ Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районына булган сәфәре турында язды. Ерактагы карендәшләребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп, Чиләбе далаларына сокланып, шушы араларда гына чын мәгънәсендә ил гизеп кайтып кердек. Без дигәнем — Мамадыш районы Комазан башы авылының җыр-моңга гашыйк «Карендәшләр» ансамбле түтиләре, район мәдәният бүлеге мөдире, керәшен оешмасының безнең төбәк җитәкчесе Степан Спиридонов, мәдәният бүлеге методисты Роза Галкина, тормышыбыз иминлегенә турыдан-туры җавап бирүче — автобусыбыз йөртүчесе Вадим Нагаев һәм мин — ерактагы якын туганнарыбызны күреп кайтырга күптән хыялланган Лидия Пасыева идек. Иртәнге сәгать 5тә, Аллага тапшырып, Мамадыштан олы юлга кузгалдык, мең чакрымга әз генә тулып җитмәгән ерак юлга 😍 УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/urallarny-urap-kaittyk-karendaslar-belan-kuresep
Канал в каталоге Максиметера
1 113 подписчиков · Наука