«Тумар» ансамбле «Безнең йорт – Татарстан» фестивале лауреаты булды😍👏
«Тумар» ансамбле «Безнең йорт – Татарстан» фестивале лауреаты булды😍👏 🙏Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республикакүләм «Безнең йорт — Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты уздырылды. 😍«Безнең йорт — Татарстан» фестивале, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи байлыгын саклау максатыннан, 2012 елдан башлап уздырыла. 👍Сайлап алу турлары берничә районда узды. Казанда узган зона этабында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбль дә бар иде. Җитәкчесе – Алина Ахметшина. 🎶Профессиональ артистлар белән беррәттән сәхнәгә фестивальнең сайлап алу турларында җиңүчеләре дә чыкты, алар иҗади яктан Россиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсен тәкъдим иттеләр. 👏Фестиваль Дипломы белән бүләкләнүчеләр арасында карендәшләр дә бар иде. «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле Лаурет дипломы белән бүләкләнде.
Канал в каталоге Максиметера
1 115 подписчиков · Наука