Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән Елизавета Маловның шигырьләре📖
Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән Елизавета Маловның шигырьләре📖 🏡Туган нигез Кемнәр генә синең алда Горур башын имәгән? Бар микән сине бу җирдә Чын күңелдән сөймәгән? Авыр чакта, сиңа кайтып, Егылабыз ничек тә. Әле һаман исән икән Без тибрәлгән бишек тә… Зур уңышка ирешсәк тә, Син кирәк бүлешергә. Үткәннәрне сагынышып Кайтабыз күрешергә. Колач җәеп каршылыйсың, Бусагаңа басуга. Ни кылсак та кичерәсең, Тотмыйсың бер ачу да. Бар булганын тигез итеп Өлешләргә бүләсең. Син булганга, без үзебез Шушындыйдыр, күрәсең. Дөнья шулай яратылган: Парлылар бар, игезләр. Без канатлы, исән булса Әгәр туган нигезләр. ✨Мин бәхетне үзем ясыйм Мин бәхетне үзем ясыйм, Көтмим килер дип читтән. Минем өчен күп кирәкми – Бер елмаю да җиткән. Мин бәхетне үзем ясыйм, Ясыймын да өләшәм. Тик бәхетле яшәп була, Бары үзең теләсәң. Мин бәхетне үзем ясыйм, Ә бу җиңел бирелми. Килегез, бәхет серләрен Ачам сезгә, кем белми. Мин бәхетне үзем ясыйм. Кагыйдәсе юк аның. Бәхет сорап килеп керә Йә әфәнде, йә ханым. Мин бәхетне үзем ясыйм. Кемгә кирәк - рәхим ит! Бу дөньяда яшәүләре Аңлаганга – бәхет бит. 🍁Көзләр матур килде Капка ачып, көзне өйгә керттем Килгәч керсен, елап йөрмәсен, Тупыл яфраклары белән бизәп Куйды өйнең зәңгәр түбәсен. Түбәбездә – яфрак, күктә – кояш, Әй, матур да килде быел көз. Күз чагылып, баш әйләнеп китә, Тел очына килсен ник бер сүз?! Гел шулай ул, җылы, матур сүзне Кирәк чакта әйтә белмибез. Юкса, күңел эретерлек сүзләр белән тулган туган телебез. Көзләр алар ел да төрле-төрле, Быелгысы гел безнеңчә килде. Җәй җитмәде дип йөргәннәргә, Эшләр өчен коры көнен бирде. Килгәч керсен, үзем капка ачтым, Килешеп тә бетмәс, кертмәсәң... Килер кешем, килер көзем булсын, Беркем килмәс үзең көтмәсәң.
Канал в каталоге Максиметера
1 113 подписчиков · Наука