Әлбәдән зиратында зур өмә узган 🙏🏻
Әлбәдән зиратында зур өмә узган 🙏🏻 Зиратны чиста һәм матур итеп саклау — авыл кешеләренең уртак бурычы, мондый эшләрне бергәләп башкару халыкның бердәмлеген тагын да ныгыта. «Районның коткару бүлеге ярдәме белән, агач үсентеләрен карап, киселгән ботакларны яндыру буенча өмә оештырылды. Бу төр чараларны без ел дәвамында берничә тапкыр үткәрәбез. Быелгы өмәдә махсус техника кулланып, агач төпләрен алып, зират территориясен яңарту мөмкинлеге туды. Зиратны чиста һәм матур тоту өчен күп көч куябыз. Хәтта койма буйлап йөзгә якын нарат агачы да утырттык. Быел зиратка электр да үткәрелде. Барлык эшләр авыл халкының һәм иганәчеләр ярдәме белән эшләнде», — дип хәбәр итте Александр Козлов.
Канал в каталоге Максиметера
1 113 подписчиков · Наука