Галина Уразлина өчен пешекче һөнәре яшәү рәвешенә әйләнгән 🧁🧑🍳
Галина Уразлина өчен пешекче һөнәре яшәү рәвешенә әйләнгән 🧁🧑🍳 Мамадыштан Галина Уразлина көн саен 160 артык комбинат эшчеләренә иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерли ♥️ Кайчандыр әбисенең кухянсында ашарга пешергән Галина Уразлина хәзер зур бер комбинат эшчеләрен ашата. Аның өчен эшчеләрне туклыклы һәм файдалы ризык белән тәэмин итү – төп бурыч. Ул көн саен аларга 160 кешегә иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерли. Мәктәп елларында ук ашарга пешерергә ярата, ә кулинария көллиятеннән соң ул пешекченең эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше икәнен аңлый. Галина Николаевнаның эш көне иртәнге 6 да башлана. Кухняда аның белән бергә тагын бер повар эшли. «Җиңел эш беркайда да юк. 4 ел эчендә ияләштек инде. Эшчеләрнең елмаюлары – иң яхшы бүләк. Җаныбызны биреп эшлибез. Һөнәрем башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә һәм үсештә тукталып калмаска өйрәтте», – дип сөйли Галина Николаевна.
Канал в каталоге Максиметера
1 113 подписчиков · Наука