Перейти к содержимому
Максиметер

Колышчы чиркәвен ремонтлау дәвам итә⛪️🙏

Колышчы чиркәвен ремонтлау дәвам итә⛪️🙏 🏡Мамадыш районындагы Колышчы авылындагы чиркәү Түбән Камада яшәүче табиб Георгий Чебышев инициативасы һәм финанс ярдәме белән яңартыла. ⛪️Колышчының беренче чиркәве 1720 елларда җиткерелгән була. Икенче чиркәү 1914-1916 елларда төзелә. Чиркәүне Тау Иле авылы осталары төзи. XX гасырның утызынчы елларында чиркәү ябыла. Чаңы алынып, гөмбәзе җимерелә. Бинада төрле елларда ашлык склады, авыл клубы була. Колышчының шул икенче чиркәвенә төзелеш материалларын агач эшкәртү белән шөгыльләнүче авылдашлары Егор Чебышев (1854 елгы) биргән була. Ә бер гасырдан соң, шул Егор Федорович оныгының улы Георгий, чиркәүне тарихи һәйкәл буларак яңартырга алына. 🙏Тарихи чиркәүнең нигезен ныгытудан башлап, ремонт Георгий Федоровичның үз исәбенә алып барыла. Чиркәүнең тәрәзәләре алмаштырылып, наличниклары буялган, купол урнаштырылып, аңа кач та куелган инде. Быел көз аенда чиркәүне тышкы яктан тышлап бетергәннәр. 💬– Чиркәүне ремонтлауда Кече Кирмән авылыннан 5-6 оста эшли. Фәргат һәм Әлфәт Шәйдуллиннар; Рөстәм Исмагилов; Назим Рәхимов; Илгиз Дахрутдинов. Чиркәүне тышлап бетердек, ә яз көне тәрәзә наличникаларын алыштырырга уйлыйбыз, – дип сөйләде Георгий Чебышев. 📸Георгий Чебышев

316 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Наука»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.