Кабан-Бастрыкның олы йөрәкле кешесе: Александра Краснованың тормыш юлы♥️
Кабан-Бастрыкның олы йөрәкле кешесе: Александра Краснованың тормыш юлы♥️ 🏡Кабан-Бастрык авылында гомер күчерүче педагогик хезмәт ветераны Александра Красновага 90 яшь тулды. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары белән каршы алды. ✨Александра Антон Николаевич һәм Прасковья Марковнаның сигез балалы ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Антон дәдәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, алгы сызыкта, каты сугышлар вакытында күп тапкырлар яралана. Озак вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң аны пароходка утыртып кайтарып җибәрәләр. Яр Чаллы пристаненнән элеваторга ашлык ташучы Түбән Биш авылына кайтучы җигүле атка утыртып ике култык таягы белән инвалид булып кайткан хәлсез Антон дәдәйне ат арбасында кайтучылар өйләренә күтәреп кертеп куялар. Аның тәнендә 22 яра һәм ядрә кыйпылчыклары була. 😔Госпитальдә аягын кистерергә рөхсәт итми. Прасковья түти дару үләннәре белән дәвалап аякка бастыра. Антон дәдәй төзелеш бригадасында эшли. Ул бик оста итек басучы да була, аңа авыл халкы һәм күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше мөрәҗәгать итә. ДӘВАМЫН УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kaban-bastryknyn-oly-iorakle-kesese-aleksandra-krasnovanyn-tormys-iuly
Канал в каталоге Максиметера
1 115 подписчиков · Наука