Николай Наумовтан Әрнәш авылы җырулары🎶
Николай Наумовтан Әрнәш авылы җырулары🎶 🏡Николай Наумов Башкортстанның Бакалы районындагы Әрнәш авылында туган. Әлеге җыруларны редакциябезгә ул җибәрде. «Минем папа да, мама да җырларга оста иделәр. Туганнар җыелса, бергәләшеп авыл, табын җыруларын яратып җырлаган чаклары бер дә онытылмый. Күп кенә җыруларын магнитофон тасмасына яздырып та калдым. Кайбер җыруларның сүзләрен сезгә дә җибәрәм», — диде Николай Павлович. Өстәлләргә җәйгән лә ашъяулыгым, Баш-башлары буй-буйлы, Баш-башлары буй-буйлы лай, чачаклы, Туганнарның яшәүләре ерак түгел, Ник сагындыра шул чаклы. Өстәлләргә җәйгән ашүяулыгым, Укалы ла, ай, чачаклы. Туган авылларым ерак түгел, Нигә сагындыра лай, шул чаклы. Бу өйкәйләрнең бүрәнәсе Әллә усак микән лә, ай, шалтырый Бу өйкәйләрнең лә хуҗалары, Ай, Түгәрәк, айлар кебек җалтырый Язам сезгә сагынганда ай, Кайнар сәлам хатларын, Кайчан гына кайтсам да гөрләп тора, Безнең туганнарның йортлары. Сезнең өйкәйләрнең бүрәнәсе Әллә усак микән дә шалтырый. Безнең хуҗаларның, әй, йөзләре Әллә кояш микән лә җалтырый. Кунаклар да килгән безгә, Дуслар да килгән безгә. Кунаклар безгә килгәчтен Тагын кем кирәк безгә. Ай-ай, бәлешләрнең лә, и, кайнары. Кайный, кайный чыга ла майлары. Ай, җырлыкай, гөрләй лә, аш уздыра Әрнәш буйларның ла байлары. ҖЫРНЫҢ ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/nikolai-naumovtan-arnas-avyly-yrulary-1793866181
Канал в каталоге Максиметера
1 115 подписчиков · Наука