Чистайда «Уңган да син, тырыш та син, керәшенем» дигән чара булган😍
Чистайда «Уңган да син, тырыш та син, керәшенем» дигән чара булган😍 🙏Соңгы елларда тарихыбыз белән кызыксыну артты. Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Керәшеннәрнең онытыла барган бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү өстендә Чистай керәшеннәре күп чаралар үткәреп тора. ✨Керәшен йортына узган чарага карендәшләр белән бергә 2нче гимназия укучылары да килгән иде. Чарага җыелышучылар борынгы эш кораллары, киемнәр, кулдан эшләнгән йорт җиһазлары белән таныштылар. Кайбер карендәшләребез, үзләренең яшь чакларын искә тәшереп, сипарат аертып, мәк тә төеп карадылар. Борынгы эш коралларының ниндиләре генә юк биредә. Боларның барысы да карендәшләребезнең кул җылысын, тырыш хезмәтен, якты истәлеген саклый. 🙌Йола-гадәтләребезне яңарып, буыннан-буынга күчә баруы, балаларның аңа тартылуын күрү сөендерә. Бу һәрвакытта да шулай дәвам итсен иде. «Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк» дигән әйтем моңа бер дәлил булып тора. 😍Бу матур чарага «Багалмам» фольклор ансамбле ямь өстәде, чөнки алар чарага килүчеләргә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. «Багалмам»нар, Керәшен йортында узган һәрбер чарада катнашып, керәшеннәрнең мәдәниятен саклау йөзеннән, карендәшләребезгә керәшен культурасын, йолаларын, гореф-гадәтләрен даими рәвештә күрсәтеп, популярлаштырып торалар. 🙏Чарага килүчеләр алдагы көннәрдә дә очрашулар насыйп булсын, аралашып яшик дигән теләктә таралыштылар.
Канал в каталоге Максиметера
1 115 подписчиков · Наука