З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының фирма кибетендә шагыйрә Ләйсән Якупованың "Ал... — 11 июня 2026 г. в 07:52:29.401
З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының фирма кибетендә шагыйрә Ләйсән Якупованың "Алмалар алсу вакыт" китабының исем туе бара. Бу аның дүртенче китабы. Җыентыкта соңгы елларда иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Ләйсән — нечкә хисле шагыйрә, фәлсәфи, романтик һәм шул ук вакытта моңсу рухлы шигърият вәкиле. Озак еллар "Кызыл таң" гәзитендә эшли, бүген әдәбият бүлеге мөдире. Әтисенең игезәк туганы, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм әнисе — шагыйрә Нәҗибә Әминева юлын күркәм рәвештә дәвам итә.

