– Хәзер ничек кирәк, шулай итеп бу Чибәркәйне каезлыйм. Мәңге оныта алмаячак, – дип, ү... — 11 июня 2026 г. в 05:25:02.170
– Хәзер ничек кирәк, шулай итеп бу Чибәркәйне каезлыйм. Мәңге оныта алмаячак, – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, бандит Зиләнең эчке киеменә үрелде. Шул чакны кинәт кенә арматуралар арасыннан ниндидер зәңгәрсу бер шәүлә килеп чыгып, нәрсә беләндер Сапогның борынына көч белән китереп тондырды. Тәүдә ул нәрсә булганын аңламый калды. ”Әллә тыштагы малай актыгы берәр нәрсә белән сукты”, – дип уйлады. ”Юк, ул түгел икән. Ул, әнә яр буйлап китеп бара. Инде хәрәкәтсез калган хатынга тагы үрелгән генә иде, теге зәңгәрсу шәүлә тагын хасил булды. Сапог, коты очып, бөтен көченә артка сикерде. Ул ниндидер хырылдык бер аваз чыгарды да, баскан урынында тораташ булды. Бармаклары тырпаеп, кемнедер тотырга, кочакларга җыенган кебек катып калды. Ә күзләрендә коточкыч курку һәм шунлыктанмы, алар гаҗәеп зур булып ачылган һәм адәм күзләренә охшамаган, акайган иде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-11/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-13-4714926

