Әллә теге хатын үз итәгенә үзе басты, әллә бүтән сәбәбе булды. Хатын кинәт артына борыл... — 15 июня 2026 г. в 04:38:02.581
Әллә теге хатын үз итәгенә үзе басты, әллә бүтән сәбәбе булды. Хатын кинәт артына борылды һәм Фәйзулланың битенә шактый киң янбашы белән бәрелде. Бер аягы белән генә трактор баскычына баскан һәм бер кулы белән чак тоткага тотынып торган Фәйзулла тигезлеген югалтты. Инде егылам дигәндә, сул кулы белән теге хатынның итәге каплаган ишек тоткасын эзләде. Барыбер тигезлеген югалтып, трактор баскычыннан шуып төшә башлады. Ни хәл итәсең инде. Ул ялгыш теге хатынның итәген яртылаш диярлек тартып төшерде. Эшнең нәрсәдә икәнен юньләп аңлап та өлгермәгән хатын чак басып, торган Фәйзулланың битенә каты итеп китереп типте. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-15/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-15-4719437

