Ирек БАКИРОВ
Ирек БАКИРОВ ИЮНЬНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ Июньнең дә соңгы көне, Вакыт йөгерми, чаба... Минем дә узды гомерем Инде финишка таба. Кырган эшем дә юк хәзер, Корган ниятнең бары, Уннан бере эшләнәдер, Узалмыйм шуннан ары. Чәмләнеп тотынган булам, Башкарам дип бар эшне... Уннан берен эшләсәм дә, Үземә куям “Бишле”! Кичен йокларга ятканчы, Ниятлим кылыр эшләр... Иртән исән уяналсам... Анысы тәкъдир нишләр?!