Зәйфә САЛИХОВА — 30 июня 2026 г. в 11:09:43.171
Зәйфә САЛИХОВА ХУШ, ИЮНЬ Тагын бер көн кайтмаска дип китә. Соңгы көне июнь аеның. Рәхмәт, июнь, син шулкадәр юмарт, Хис-тойгыга шундый баедым. Аяз күгең күреп, күңелем белән Күтәрелдем биек-биеккә. Биеклектән яхшы күренә ул Түбәнлек тә, ялган бөек тә. Кочагыңа сыенып, таңнарымны Каршы алдым көтеп, сагынып. Җырларыма кушып язар өчен Таң нурлары калды ягылып. Чәчәкләрең болын, бакчаларда Гел елмаеп, көлеп карады. Матур күңел төсле матур диеп, Мин алардан күзем алмадым. Җир бизәге һәр үләнең синең- Аяк табаннарын иркәли. Йомшак җилең чәчләремнән сыйпап, Әллә ничә килеп киткәли. Хуш исләрең, сусыл җиләкләрең, Урманыңның җиләс һавасы.. Чалгы тавышы белән алда июль... Мәрхәмәтең җанда каласы. Зарыктырып яуган яңгырларың, Уй уйлаткан серле төннәрең, Йөрәгемне кат-кат хискә төргән Яшел каеннарың, гөлләрең... Рәхмәт, июнь, күңелемә сыймас Хис-тойгылар бүләк иттең син. Гашыйк итеп, шигъри каләмемне Төн торырга мәҗбүр иттең син. Сиңа гына түгел. Берәм-берәм Бар айларга гашыйк булам мин. Әсир иткән идең, иртәгәдән Июль моңы белән тулам мин. Чуар йөрәк димә, сез гомеремнең Эчеп туймас йотым сулары. Сусынымны канд(ы)рып, сезнең белән Агам үзем, ага елларым... Хуш, июнь!

