Хәмзә бәете — 5 июля 2026 г. в 13:41:53.510
Хәмзә бәете 1979–1988 еллардагы Әфган сугышына багышланган бу бәет Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит МУРСИЕВ Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Хәмзә Нәҗип улы Исламов Караидел районының Тайкаш авылында 1960 елның 16 февралендә туган. 1975 елны Хәмзә Тайкаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Уфа урман техникумына укырга керә. 1979 елда диплом алып чыга һәм армиягә алына. Гвардия рядовое Исламов Хәмзә сугышчан задание үтәгәндә, туган илгә тугрылык, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, 1980 елның 9 гыйнварында һәлак була. Башына дошман пулясы тиюдән үлә. Кабере – Тайкаш авылында. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бәетнең авторы Байкыбаш авылыннан Мәүзинә Хаматҗан кызы Сәетова. 1981 елның 21 март көнендә язылган”. https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-07-05/h-mz-b-ete-4737242

