Бүген каләмдәшебез — шагыйрә, журналист Ләйсән Якупованың туган көне. — 5 июля 2026 г. в 04:41:54.804
Бүген каләмдәшебез — шагыйрә, журналист Ләйсән Якупованың туган көне. Ләйсән Рәфит кызы 1977 елның 5 июлендә Кушнаренко районының Әхмәт авылында укытучылар гаиләсендә туган. Урта мәктәптән соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1999 елның җәендә хезмәт юлын "Кызыл таң" гәзитендә башлый. Бер үк вакытта "Әллүки" балалар журналының да хезмәткәре була. 2006 елда Казанда үткән яшь иҗатчылар бәйгесендә җиңүгә ирешә. 2006 елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар, 2014 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы. 2007 елда Башкортстан "Китап" нәшриятында "Яшьләр тавышы" сериясендә "Яшенле төн" дигән тәүге җыентыгы дөнья күрде. 2012 елда чыккан икенче "Яңа ел бүләге" китабы балалар өчен тәгаенләнгән. Ләйсән өч (Алсу, Алия, Ильяс) бала анасы.2018 елда Ләйсәннең "Ак дөням" дип аталган электрон китабы дөнья күрде. Быел "Алмалар алсу вакыт" китабының исем туе үтте . Бу аның дүртенче китабы. Җыетыкта соңгы елларда иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган. Ләйсән бик матур хикәяләр дә яза. Ләйсән Якупованың иҗаты югары бәяләнде: ул Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Ләйсән Якупова * *** Син бит үзең бер матур җыр, апрель! Яз бит үзе синең төсеңдә! Якты кояш – якын дустың синең, Хушбуй тәмең җилләр исендә... Тамчы булып тама беләсең син, Ташкын булып таша беләсең... Бозны ватып, карны ашап, җиргә Кайткан кошлар булып киләсең... Нурлар булып җанга керәсең дә Уятасың яңа өметләр... Канатланган күңелләрдә янә Яңа хисләр – апрель кебекләр... * * * Язларымда очрашмадык, Өзмәдек бергә сирень... Син башкага, мин башкага Сөйләдек йөрәк серен... Җәйләре дә үтәр кебек, Сулыр гүзәл чәчәкләр... Гөлләр чәчәк аткан көннәр Булырмы киләчәктә?.. Офыкларымда көзнең дә Төсе инде шәйләнә... Бәлки алтын яфраклардан Без җыярбыз гөлләмә?.. * * * Кулларыма телефонны Бер алам да бер куям. Синең халәт тә минеке Кебегрәк итеп тоям... Никтер төшләремә керде Үпкәле карашларың... Сагышланып карап тордың, Хәлемне сорашмадың... Хәлләремне сорашканың Күптән инде юк, күптән. Безнең хәлләр белешкән чак Үткән инде ул, үткән... Бер булмаса, бер килер ул Хәбәрең диеп тоям... Ни хәлдәсең?.. Телефонны Бер алам да бер куям... * * * И, минем көткән шатлыгым! Сине көтеп Инде тәмам арыдым... Кабындым. Яндым. Сүрелдем... Битараф бер Салкынлыкка тарыдым... Беләм, бары бер килерсең... Мине һичбер Битараф дип тормассың... Килеп, җаныма керерсең. Тик инде Шатлыгым булмассың... * * * Үтте көзләр. Йоклый инде дөнья... Җилләр суза хәзер кышкы җыр. Кошлар киткән күптән. Тургай җырын Хәтерлиме икән кышкы кыр?.. Кыш башлана. Гөлләр сулган күптән. Туңган җиргә ята ап-ак кар. Үзе бер моң бит ул Кыш башлану — Димәк, язга инде өмет бар... *** Сер бирмисең, — дисең, — Сер бирмисең... Горурмы син артык? Эреме?..” Күңелеңә авыр булмасмы соң Ачсам әгәр йөрәк серемне?.. Түксәм әгәр сиңа ташкыннарым, Дәрьяларда калсаң аптырап... (Хыянәтче тамчы керфегемнән Өзелергә тора калтырап...) ...Сер бирмичә йөрим тыныч кына. Шулай рәхәт, шулай җиңелрәк... Тик үпкәле карашларың гына Җанны өтә кайчак бигрәк... Соңлагансың... Күзләремнең нуры Булу кирәк иде элегрәк... (Фәния Габидуллина туплады.)

