Бүген Динә Морзакаевага — 75 яшь!
Бүген Динә Морзакаевага — 75 яшь! Динә Морзакаева 1951 елның 10 сентябрендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туа. Митрә-Әюп урта мәктәбен, Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын, марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Хезмәт юлын 1969 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Башкортстан китап нәшриятында 1973 елдан бирле эшли. Укыту-педагогик әдәбият редакциясендә кече мөхәррир, мөхәррир, өлкән мөхәррир булып эшли. 1993 елда Башкортстан Республикасының яңа оештырылган халыклар әдәбияты секторы мөдире итеп билгеләнә һәм озак еллар аны уңышлы җитәкли. Ул башкорт, татар, урыс, чуваш, мари телләрендә 400дән артык исемдәге укыту, нәфис, фәнни-популяр һәм белешмә әдәбият бастырып чыгаруга әзерли. Башкортстан Республикасының халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов һәм башка каләм осталарының әсәрләре җыентыклары редакторы. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашеваның тормышы һәм иҗаты турында альбом-китап, " Яратам сине, Башкортстан!", "Бердәм юл, бердәм язмыш " һәм башка басмалар чыгаруда катнаша. Башкорт мәктәпләре укучыларының берничә буыны Динә Морзакаева тәрҗемә иткән дәреслекләр буенча тарих, җәмгыять белеме, биология, математика фәннәрен өйрәнә Республика татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен уку китаплары автордашы. «Родины батыр Салават» (өч телдә), «На тропе доброты», «Бусинки», «Акчарлак» кебек дистәдән артык җыентыкның төзүчесе. Башкорт телендәге ертма календарьның 25 чыгарылышының, мәктәп һәм гаилә календарьларының авторы-төзүчесе. Республика матбугатында даими басылып тора, китап бастыру һәм матбугат мәсьәләләрен яктырта. Вәзих Исхаков, Мифтахетдин Акмулла исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. Динә Морзакаева —Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.