Серләр дөньясы Аркаим
Серләр дөньясы Аркаим Әллә ничек сиздерми генә узып бара быелгы җәй. Аркаимга барырга җыенуым, кайткач, тау ияләре турында язачагым хакында әйткәч, күп кенә коментарийлар килде. Күпләр миңа бу хакта язмаска куштылар. Миңа, аларны борчырга ярамый дип, кат-кат кисәттеләр. Бу Аркаим турында юлъязма язу уемны юкка чыгарса да, кызыксынуымны дәвам итеп, аның серләре турында китаплар укыдым, интернеттагы материаллар белән таныштым, Аркаимла булган кешеләрнең сөйләвеннән минем өчен ачыш булган хәлләр турында тыңладым. Әнкәемнең аннан алып кайткан “Аркаим” китабы читенә (ак урынына) үз кулы белән язганнарын ятлап беттем. Тауларның (алар җидәү) теләсә кемне кабул итмәгәнен белгәч, “Мине кабул итсәләр генә ярар иде,”‒ дип, нык итеп теләк теләдем. Аллага шөкер, теләгем тормышка ашты. Июнь ае азакларында максатыма ирештем. Таңны анда каршыладык. Бәхеткә, көннәр дә матур торды. Язасы булмагач, үземне сәяхәтче бака сыман иркен тоттым. Төркемебездәгеләр инде берничә тапкыр килгәннәр. Аларның һәркайсысының үз максаты бар. Алар аны яшермиләр дә, ачыктан-ачык сөйлиләр. Мин табигать белән хозурланып йөрдем. Шулай да һәрбер тауга менгән саен гид (озатып йөрүче) теләп һәм уйлап язарга кушканнарны, берничә җөмлә итеп, блокнотыма язып куйдым (аларны да яндырдык). Кайсыбер матур урыннарны фотога төшерәсе, социаль челтәргә куеп, мактанасы килгән иде. Нишләптер, телефоным эшләмәде. Авылга кайткач, телефонны таныш белгечләргә күрсәтеп карасам да, социаль челтәрне эшләтә алучы булмады. Кырык көн узгач, җомга намазыннан соң хәзрәт телефонымның кайсыдыр кнопкасына ялгыш баскан иде, социаль челтәр барлыкка килде. Анда гидыбыз Дарья җибәргән берничә фотоны һәм бер видеоны таптым. Менә нәрсә әйтәсем килә: халкыбызның күпләп яшәгән төбәгендә бүген дә без тулысынча аңлап җитмәгән урыннар бар. Шуларның бересе булып Аркаим калачыгы исәпләнә. Бу калачык турында күп язылган, ул төрле яклап өйрәнелгән, аның турында бай мәгълүмат тупланган. Ә шулай да ул һаман да үзенең серләрен тулысынча ачарга ашыкмый шикелле. Мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк. 10.08.2026.