Рәсимә ИЛЬЯСОВА
Рәсимә ИЛЬЯСОВА БӘЙРӘМ ХАТИРӘСЕ КҮҢЕЛДӘ Бу көнне күкрәп һәм яшьнәп, Яңгырлар явып үтте. Җилләр, болытларны куып, Яктыртты көзге күкне. Табигать тә бу бәйрәмгә Булды бик мәрхәмәтле. Болытларны этә-төртә, Кояш нурларын сипте. Башкалада бүген бәйрәм: Илһамчылар җыела! Бу тантана бар җиһанны Яулагандай тоела. "Уфа юкәләре" бүген Сәламләп, каршы ала. Чөнки алар баш өстендә "Илһам" канатын кага. Килеп керү белән күрәм: Шундый хәйран тамаша: Бар да хәрби киемнәрдән! Хәтта күзләр камаша. Яңгырый бөтен җиһанга Данлы шигърият сүзе. Сәхнәнең иң-иң түрендә Мөҗәһит тора үзе. Батырлыкка өнди сыман Шагыйрьнең җан авазы. Уң ягында тора Ринат – Мөҗәһит кайтавазы. Сәхнәне яулый шагыйрьләр... Үз иҗатын тарата. Яңгырый сүзләр дан булып, Батырларга карата. Күңел кылларына чиртә Җырчыларның җыр-моңы. Шигьри сүзләр җанга үтә, Гүя, кояшның нуры. Сәхнәдә, кояштай балкып, Тора безнең Нурия! Болытлы көндә дә җиргә Ул якты нурлар коя. Бүген бәйрәмдә татыдым Бәхет, шатлыкның зурын. Күңелемә җыеп кайттым "Илһам"ның якты нурын. Яшен яшьнәп каршылады, Күрсәтергә үз көчен. Нигә дисез? Илһамчылар Күкрәп, яшьнәгән өчен