Казан фольклорчыларны берләштерде
Казан фольклорчыларны берләштерде Татарстан башкаласында күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фатыйх Урманченың тууына 90 ел тулуга багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Башкортстан галимнәре һәм студентлары да актив катнашты. 21–23 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясендә узган мәртәбәле гыйльми форумны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Конференция Русиянең 27 төбәгеннән һәм тугыз илдән килгән галимнәрне берләштерде. Өч көн дәвамында фольклористиканың актуаль мәсьәләләренә багышланган 120дән артык фәнни доклад тәкъдим ителде. Конференциянең нәкъ менә Фатыйх Урманче исеме белән бәйле булуы очраклы түгел. Гомерен татар халык авыз иҗатын, бигрәк тә дастаннарны, төрки халыкларның эпик мирасын өйрәнүгә багышлаган галим татар фольклористикасының үсешенә зур өлеш кертте. Аның хезмәтләре милли фольклорны гомумтөрки һәм дөнья халыкларының рухи мирасы белән бәйләнештә тикшерү өчен ныклы фәнни нигез булып тора. Гыйльми форумның сигез секциясендә Евразия халыкларының эпик традицияләре, мифология, йола фольклоры, халык авыз иҗатының әдәбият, музыка һәм сәнгать белән бәйләнешләре, экспедицияләр һәм архив мирасы мәсьәләләре тикшерелде. Төрле илләрдән килгән белгечләрнең уртак фикер алышулары милли фольклорны чагыштырма-типологик өйрәнү, тарихи хәтерне саклау һәм фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Конференция эшендә Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов та катнашты. Ул Татарстан Фәннәр академиясе академигы Дания Заһидуллина белән берлектә кыр фольклористикасы, текстология һәм архив мирасы мәсьәләләренә багышланган секцияне җитәкләде. Галимнең «Башкортстан татарларының эпик фольклорында Хөснияр-качкы турындагы тарихи хәтернең яшәү формалары» дигән доклады фәнни фикер алышулар уятты. Конференция кысаларында эшләгән «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентлары Азалия Гыйльметдинова һәм Камила Шәйхетдинова да катнашты. Азалия мәдәни феномен буларак прецедент исемнәрнең чыганаклары һәм кулланылышы турында сөйләсә, Камила шагыйрь Марат Кәбиров иҗатындагы поэтонимнарның мифологик катламнарын тикшерү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Яшьләрнең чыгышлары белгечләр тарафыннан югары бәяләнде. Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелеген конференциядә башкорт фольклорчылары да лаеклы тәкъдим итте. М. Акмулла ис. БДПУның "Урал батыр" Башкорт фольклорын фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Розалия Солтангәрәева халык традицияләренең милли кыйммәтләрне саклаудагы һәм үстерүдәге әһәмиятенә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Ул шулай ук яшь галимнәр өчен XXI гасырда аудиовизуаль фольклористиканың мөмкинлекләре турында лекция укыды. Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты фольклористика бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Гөлнур Хөсәенова XXI гасыр экспедицияләре материаллары нигезендә башкорт фольклорының хәзерге репертуарын тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Конференциянең мәдәни программасында да Башкортстан вәкилләре үзләренең осталыкларын күрсәтте. Розалия Солтангәрәева җитәкчелегендәге М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының халык сәсәннәре мәктәбе вәкилләре «Традиция авазлары» фольклор кичәсендә чыгыш ясады. Аларның катнашуы халык авыз иҗатының китап битләрендә генә түгел, бүген дә тере башкару традициясендә яшәвен күрсәтте. Казан конференциясе Фатыйх Урманченың бай фәнни мирасын барлау белән генә чикләнмәде. Ул төрле халыкларның рухи мәдәниятен өйрәнүче галимнәрне, остазларны һәм яшь тикшеренүчеләрне берләштергән әһәмиятле мәйданга әверелде. Әлеге очрашулар татар һәм башкорт фольклористлары арасындагы күптәнге фәнни һәм иҗади бәйләнешләрне ныгытуга да хезмәт итте. Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.