ТУГАН НИГЕЗДӘ
ТУГАН НИГЕЗДӘ Күптән инде әти белән әни Мин кайтканны көтеп тормыйлар. Әнә, улым кайтып җитте, ди(е)п, Йөгерешеп каршы чыкмыйлар. Юк бит монда инде туган йортта, Киртә-капкалар да калмаган. Өебезнең нигез ташлары да Үлән һәм мүк белән капланган. Урам буе черек азбар, өйләр, Тирә-якны баскан яшь урман. Биш ел элек соңгы өй бикләнгәч, Карталардан авыл сызылган. Каралмаган бакчаларда үсә Курай, кура, балан, карлыган. Кое чыгыры да череп авып, Үлән-яфрак белән капланган. Монда бушлык! Йомшак-салмак җилләр Кайттыңмы, дип, биттән сыйпыйлар. Төрле кошлар куак-ботакларда Сәлам биреп, чут-чут сайрыйлар. Беркем әйтмәс монда өй булган, дип, Шау-гөр килгән, ди(е)п балалар. Шау-гөрләрдән шушы балаларның Хатирәләр генә калганнар. Хатирәдә йөзеп, алар әле Гөрләп торган өйгә керәләр. Анда үткән бала, яшьлек чакны, Шул тормышны кабат күрәләр. Хатирәләр безне туган йортка Тылсымлы җеп белән бәйлиләр. Шул җеп аша туган җирләр безгә Яшәргә көч, дәрман бирәләр. Шул көч, дәрман безгә ярдәм итә Авырлыклар аша үтәргә, Юлыбыздан тайпылмыйча барып, Куйган максатларга җитәргә. Туган җирдән, ата йортыннан да Якын берни юктыр дөньяда. Һәрбер кеше өчен Ватан да бит Туган тупсасыннан башлана. Гәфкать ТИМЕРГАЛИН. Аскын районының Вашъязы авылы.