Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА). Сынмаган йөрəк (1)
Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА). Сынмаган йөрəк (1) – Мин барыбер болай яшəмим, мин яхшы тормышка омтылачакмын, – диде Фəрит, исерек əти-əнисенə тимер карават астыннан карап. Əтисе белəн əнисе эчкəн чакта, ул иске, ертылып беткəн юрганын алып карават астына кереп ята, бер тавыш та чыгарырга батырчылык итми иде – исерек атасының холкы бик кырыс. Кулыңа элəксəң, җилкəңнəн элəктереп ала да я тышка сөяп чыгарып ыргыта, я базга ябып куя. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-10-27/ayg-l-z-ydullina-hm-tshina-synmagan-y-r-k-1-4856169