“Зөя буе татарлары” фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады
“Зөя буе татарлары” фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган “Зөя буе татарлары” исемле төбәкара фәнни гамәли конференциягә старт бирелде. Делегатлар - Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, галимнәр, өлкә татар автономиясе әгъзалары, Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре Зөя елгасы башланган, танылган Акчуриннар нәселе чыккан төбәк - Барыш районына юл тоттылар. Зөя елгасы үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Идел көньякка таба акса, Зөя аңа каршы ага. Бу Евразия континентында капма каршы якка агучы бердәнбер елга, табигатьнең хикмәте. Ульяновск өлкәсенең Барыш районы танылган фабрикантлар, сәүдәгәр Акчуриннарның туган төбәге. Конференциядә катнашучылар Зөя Башы авылындагы Акчуриннар яшәгән йортта булдылар, Якуб Акчурин утары белән таныштылар. Шулай ук кунаклар Акчуриннар нәселе вәкилләре җирләнгән зиратта булдылар. ТУЛЫРАК