Танылган мөселман кардәшебез - өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзас...
Танылган мөселман кардәшебез - өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы әгъзасы, Ишеевка бистәсе "Ислам нуры" мәчете мәдрәсәсенең дини курслар һәм татар теле дәресләре мөгаллимәсе Сания хаҗия Хисаметдинова "Өмет"не - һәр татар гаиләсенә" акциясенә кушылды. Сания ханым үзе һәм аның барлык шәкертләре, мәхәллә халкы, мәчетнең имам хатыйбы Наил хәзрәт - барлыгы 32 кеше - льготалы бәядән "Өмет" газетасына язылдылар. Димәк, 2027 елның беренче яртыеллыгында да Ишеевка бистәсендә яшәүче 32 гаиләгә яраткан милли газетабыз һәр җомга көн саен килеп торачак. Сания ханыма "Өмет" газетасын халыкка таратуда ярдәме өчен рәхмәтебезне белдерәбез.