ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!!
ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!! Ульяновск өлкәсендә чыгып килүче бердәнбер милли газетабызга - төбәк татарларының горурлыгы булган "Өмет" кә альтернатив подписка дәвам итә. Әлеге игелекле эшкә редакциянең якын дусты, Заволжье районы Ислам мәдәни агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов та кушылды. Ул мәхәллә халкы, җирле "Ак калфак" лылар өчен - барлыгы 40 экземпляр "Өмет" кә 2027 елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерде. Рафаэль Әмин улына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм исәнлек, эшендә уңышлар телибез.