Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Кеше гомере Кеше гомере йолдыз кебек Атылып яна диләр. Яна да бик тиз сүнә ул, Тик көле кала, диләр. Кеше килә җир йөзенә Сөелер-сөяр өчен, Килми йолдыздай бер балкып, Янар да сүнәр өчен. Кеше гомере - мәңгелек ут, Балаларына күчә. Юккамынни җем-җем килеп, Йолдызлар яна кичтә. Туа кеше, яши кеше, Юллар яра, эзләр сала. Буыннардан буыннарга Эше кала, сүзе кала.