Новоспасское район үзәгендә эшләп килүче танылган милләттәшебез Кәрим Аделов белән Наил...
Новоспасское район үзәгендә эшләп килүче танылган милләттәшебез Кәрим Аделов белән Наилә Миначева җитәкләүче "Клиника доктора Аделова" күпләргә таныш. Биредә "Прозрение" күз клиникасы да урнашкан. Анда күзләрне тикшереп, ышанычлы операция ясаучы милләттәшебез булып чыкты. Ул тамырлары белән Барыш районы Зөя Башы авылына барып тоташкан Раил Ринат улы Кадермәтов. Оста табибның даны тирә күрше районнарга да таныш. Раил Ринат улына приемга килүчеләр арасында Иске Кулаткы районыннан килгән милләттәшләребез дә шактый иде. Раил Кадермәтов турында тәфсилләп "Өмет" газетасының киләсе санында таныштырырбыз.