Кояшның шаян нурлары
Кояшның шаян нурлары Аркама төртә минем. Хәерле иртә, әнием! Хәерле иртә, өем! Хәерле иртә дип дәшәм Сөйгәнгә анам телен. Хәерле иртә, туганнар, Хәерле иртә, илем! Озата бара мәктәпкә Иртәнге җылы җилем! Хәерле иртә, дусларым, Хәерле иртә, җирем! Өметләр алга чакыра, Офыклар дәшә юлга. Хәерле иртә, кешеләр! Хәерле иртә, дөнья! Рифат Сәлах
64 просмотров