Җан өрәсем килә сурәтеңә…
Җан өрәсем килә сурәтеңә… Әйтеп бетерәсе сүзеңне Бераз гына чамаларлык иткән Аскы иреннәрең йөземе. Алардагы татлы кайнарлыкны Көнләр иде хәтта ачы бал… Кемгә, нәрсә әйтергә җыенып, Иреннәрең шулай ачылган? Син һичшиксез мине чакыргансың, Сине эзләвемне сизенеп. Инде менә ничә еллар татыйм Аскы иреннәрең йөземен… Син ул чакта мине белмәгәнсең… Мин дә белмәгәнмен син барын… Ләкин никтер гомер агышында Ялгандылар язмыш юллары. Ренат Харис