Ульяновск районы Ундоры авылы мәдәният йортында “Традицияләрне саклаучылар: тарих, кул ...
Ульяновск районы Ундоры авылы мәдәният йортында “Традицияләрне саклаучылар: тарих, кул эшләре һәм милли аш-су” дип исемләнгән конкурс узды. Гаилә учакларын, милли һәм дини гореф-гадәтләрне кадерләп саклап, үсеп килгән буынга тапшыручы уңган хатын-кызлар - Валентина Кудряшова, Флера Гиниятова, Татьяна Ляукина һәм Лидия Машина үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Эшкә оста, сүзгә кыска гүзәл затлар үз гаиләләренең хәтер сандыкларын алып килгән иде. Чиккән сөлгеләр, милли күлмәкләр, кул эшләре - болар барысы да елъязма бит, аларның бизәге буенча кешенең холык-фигылен, хәтта кәефен дә билгеләргә мөмкин. Конкурста осталыкларын сынап караучылар чигәргә һәм тегәргә, пешерергә һәм гаилә кыйммәтләрен кадерләп сакларга өйрәттеләр.