Кеше өчен безнең гаилә – үрнәк. Ирем – баш, мин – муен. Шулай дип уйласыннар. Яши башла...
Кеше өчен безнең гаилә – үрнәк. Ирем – баш, мин – муен. Шулай дип уйласыннар. Яши башлаган елларда иремә бик тә таянасым килде. Әмма ул утырган урыныннан селкенми дә иде. Көтеп–көтеп тора идем дә, алга китү күренмәгәч, үзем барып тотына идем. Башта гарьләнеп еладым, аннан тавыш куптаргаладым. Әмма ана сөте белән кермәгәнне... Шуңа күрә хәзер аңа игътибар итмичә генә яшәргә өйрәндем. Ялкау ирнең булуыннан булмавы хәерле, диләр. Ләкин мин ялгыз хатын булып яшәгәнче, парлы ялгыз булуны сайладым. Битлек киеп яшәргә өйрәндем. Балаларым әнием өстендә, ирем аларны белми дә, тукмы алар, мәктәптә нинди билге алганнар. Әле ярый әнием бар, аңа рәхмәт инде. Тора-бара әрсезләнеп үз эшемне ачтым. Шөкер зарланмыйм, акчам җитәрлек. Сөяркәм дә бар. Хатын–кыз буларак үз теләкләремне канәгатьләндерергә кирәк. Ә ялкау ирне...күрмим дә күрәсем дә килми.Кызлар, үзегезне карагыз. авыр сумкалар күтәреп, бөтен гаилә йөген үз өстенә алган хатыннар беркемгә дә кирәкми.Анонимно