Ничек гаиләләр җимерелмәсен хәзер? Беркөнне интернетта утырганда танышулар группасына ...
Ничек гаиләләр җимерелмәсен хәзер? Беркөнне интернетта утырганда танышулар группасына кереп киттем, кызык булып китте. Шунысына шаккаттым, ир-егетләрнең күбесе (!) очрашыр өчен генә хатын-кыз эзли. Менә берничәсе: "45 яшькә кадәрле ябык яисә уртача гәүдәле Казан кызы белән танышам. Игътибар: серьезные отношения түгел, очрашулар өчен һәм бары тик Казаннан гына, башка яклардан кирәкми" "Исэнмесез!!! 35-45 яшьлек хатын кыз белэн танышам!!! Очрашулар очен!!! Этнэ, Арча, Балтач, Телэче якларыннан кызлар языгыз" "Познакомлюсь с незамужней для встреч Нижнекамск" һәм башкалар. Күрдегезме? Әйе арада җитди мөнәсәбәтләр корырга телим дип язганнары да бар. Курыкмыйлар да дип әйтүем, хәзер бит чирле, ниятләре кара булган хатын-кызлар, ир-атлар күп. Исем китте. Шуны уйлап куйдым, элек безнең әби-бабайлар нәселләренә карап, кешесен белеп, кияүгә биргәннәр, өйләндергәннәр һәм дөрес эшләгәннәр. Мәҗбүри дә кавыштырганнар, яшәгәннәр бит - аерылышмаганнар да, балалар да үстергәннәр. Анонимно