🚨 «Зеленая долина» паркы территориясендә кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр
🚨 «Зеленая долина» паркы территориясендә кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән. 📍 Шуларның 11е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 3 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 📊 11 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак булган. 🌿 «Зеленая долина» паркы территориясендә куак тибындагы кыйммәтле 21 үсемлекне казып алып киткәннәр. 💳 Билгесез затлар 52 яшьлек хатын-кызның исәп-хисап счетыннан 51642,89 сум акчасын урлаган. Акча «rus mоscow rsb-retail» исәбенә күчерелгән. ⚠️ Билгесез затлар Интернет аша, 60 яшьлек хатын-кызның анкета мәгълүматларын файдаланып, «Рево факторинг» ширкәте белән 24600 сумга микрозайм алуга килешү төзегән. Шулай ук, шундый ук юл белән 55 яшьлек яшел үзәнле исеменә – 10 мең, 70 яшьлек ир өчен 11 мең сумлык микрозайм алуга килешүләр төзелгән. 💊 Наркоконтроль хезмәткәрләре Васильевода 41 яшьлек ирне һәм 40 яшьлек хатын-кызны 0,47 грамм наркотик матдә белән тоткарлаган.