Перейти к содержимому
Максиметер

Васильевода «Мерседес» автомобиленә ут капкан 🔥🚗

Васильевода «Мерседес» автомобиленә ут капкан 🔥🚗 12–18 октябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 20 чакыру килгән. Шуларның 9ы ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән. 🔹Васильевоның Мәктәп урамындагы автосервиста «Мерседес» автомобиленә ут капкан. Якынча сәбәбе – электр җиһазыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәү. 🔹Шәһәрнең Каштановая урамындагы шәхси йортта янгын электр җиһазыннан файдаланганда иминлек кагыйдәсен үтәмәүдән чыккан. Әмма хуҗасы коткаручылар килеп җиткәнче утны үзе сүндергән. Нәтиҗәдә, 200 квадрат метр мәйданга зыян килгән. 🔹18 октябрьдә 4 янгын очрагы теркәлгән: башта Тургенев урамында чүп контейнеры янган, аннан соң Фрунзе урамында – төзелеш чүп-чары. Алга таба Московский гараж кооперативында ут чыккан. 🔹Соңгысы Васильеводагы «Ивушка» дача җәмгыятендә булган. Монда дача өе янып, 39 квадрат метрга зыян салынган. Сәбәбе – билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе.

565 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.