🌊 Яраткан күлебез яңа сулыш ала!
🌊 Яраткан күлебез яңа сулыш ала! Күрегез әле, җәмәгать, монда эш кайный! Шәһәр күле территориясен яңарту эшләре тәмамлана дип әле кичә генә язган идек, инде суын да чистарта башладылар. Су өстендә махсус техника эшли — судан ни кадәр чүп-чар, үлән чыгарылганына игътибар итегез әле! Шәһәребез күз алдында үзгәрә һәм матурлана. ✨ Ә менә шушы чисталыкны, матурлыкны саклау турыдан-туры үзебезнең кулларда! Килешәсезме? #очлыкүзлекамерам #Татмедиа
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости