🌿 Баш күтәрмичә эшлибез: отчетлар, ай азагы, мәшәкатьләр... Көннәр үтә, ә без гел ашыг...
🌿 Баш күтәрмичә эшлибез: отчетлар, ай азагы, мәшәкатьләр... Көннәр үтә, ә без гел ашыгабыз. Ә үзебез өчен кайчан яшәргә соң?.. ☀️ Әйдәгез әле, бер мизгелгә булса да эшләрне читкә куеп, башны күтәреп, тирә-ягыбызга күз салыйк! Төшке аш вакытында гына булса да, үзебезгә бераз вакыт бүлеп бирик, ял итеп алыйк, күңелгә рәхәтлек бүләк итик. 🌊 Карагыз әле, шәһәребезнең пляжы нинди матур! Кеше дә күп, һәркем үзенчә ял итә, саф һава сулап, матур көннең рәхәтен тоя. Су коенып булмый, әлбәттә, әмма матурлыкка соклануны беркем дә тыймый бит! 😉 💚 Кайчак бәхет өчен әллә ни күп кирәкми: бераз кояш, саф һава, матур күренеш һәм ашыкмыйча үткәрелгән берничә минут. Үзебезне дә онытмыйк, дуслар! Эшләр беркая да китми, ә тормыш — менә ул, хәзер һәм бүген. 🌸 #очлыкүзлекамерам #Татмедиа
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости