Перейти к содержимому
Максиметер

🌟 ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ!

🌟 ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ! 🎉 «Йолдызлык» балалар бакчасының 5нче төркемендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик бәйрәм үткәрелде. 🤝 Чараның төп максаты — балаларда төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү, дуслык, татулык һәм бердәмлек төшенчәләренең әһәмиятен аңлату, халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту. 🎶 Бәйрәм барышында балалар төрле халыкларның мәдәни үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Чара җылы һәм дустанә мохиттә узды. 🌍 Мондый чаралар балаларга кечкенәдән үк үзара хөрмәт, дуслык һәм бердәмлек кыйммәтләрен сеңдерергә ярдәм итә. Чөнки һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, бай тарихы һәм матур традицияләре бар. Ә аларны хөрмәт итү — үзара аңлашу һәм тынычлыкның мөһим нигезе. 💐 Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур тырышлык куйган тәрбиячеләр Фәния Фәритовна һәм Лилия Рәшидовнага рәхмәт белдерәбез.

479 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.