КӨЗЕН ИММУНИТЕТ НИГӘ КИМИ 🍂😷🤒
КӨЗЕН ИММУНИТЕТ НИГӘ КИМИ 🍂😷🤒 Һава температурасы түбәнәю белән бергә, иммун системасының тышкы негатив факторларга каршы торучанлыгы кими. ✏️ Көзен иммунитет кимүнең берничә сәбәбен ассызыклыйлар: 🔸Якты көннең кыскаруы нәтиҗәсендә мелатонин гормонын эшләп чыгару начарая; 🔸Кальций һәм башка файдалы матдәләр үзләштерелүе бозыла; 🔸Ультрафиолетның түбән дәрәҗәсе белән бәйле рәвештә кислород дефициты башлана; 🔸Урамда һәм бинада туңу куркынычы була; 🔸Патоген микроорганизмнар – бактерия, вирус һәм гөмбәчекләрнең активлыгы арта. 🔸Санап үтелгән факторлар инфекцияле авыруларның массакүләм таралуына китерә, беренче чиратта – грипп эпидемиясенең. ☝️Иммунитетка ярдәм итү өчен җитәрлек йокларга, җиңел үзләштерелә торган ризыклар белән тукланырга кирәк: балык, майсыз ит, йомырка, ярмалар, сөт ризыклары көндәлек рационыгызга керсен. Суган, сарымсак, укроп, петрушка турында да онытмагыз.
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости