Перейти к содержимому
Максиметер

🎶 «Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым!»

🎶 «Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым!» 🪗 Бүген сезне авылыбызның оста баянчысы, гармун моңына гашыйк Хәдис Харис улы Габидуллин белән таныштырабыз. Хәдис абыйның мәдәният дөньясына юлы 1977 елның декабрендә башлана. Армия хезмәтеннән кайткан яшь солдатны авыл советы рәисе Әгъзам абый Халитов клубка баянчы булып эшләргә чакыра. Шул көннән яшь баянчы авылның мәдәни тормышына кушылып китә. Концертлар, спектакльләр, «Таң» вокаль-инструменталь ансамбле белән чыгышлар — болар барысы да аның яшьлек елларының матур истәлекләре булып кала. Гармунга, җырга-моңга мәхәббәт Хәдис абыйга балачактан килә. Әтисенең гармунда уйнаган көйләре, әнисенең моңлы җырлары аның күңеленә сеңеп кала. Тормыш юлы аны башка һөнәргә алып китсә дә, гармун аның өчен гомерлек юлдаш булып кала. Бүген дә Хәдис абый баян һәм синтезаторда яратып уйный, җыр-моң сөючеләр белән аралаша, күңелләргә дәрт һәм җылылык өсти. 🎼 Гармун моңы — үткәннәр истәлеге генә түгел, ул күңелләрдә яшәгән яшьлек, сагыну һәм тормышка мәхәббәт тә. Хәдис абыйга иҗади илһам, ныклы сәламәтлек һәм гармун моңнары белән безне тагын да озак сөендерүен телибез! ✏️ Розалия Ибраһимова #уйнагармун #гармунмоңы

552 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.