🥬Кәбестә маринадлауның 3 төре
🥬Кәбестә маринадлауның 3 төре 1. Туралган, азрак изелгән кәбестәне катламлап банкага салабыз: кәбестә, петрушка, кишер, борыч, сарымсак (үз фантазиягезне дә эшкә җигегез). 2. Кәбестә, кызыл, яшел борыч, кишер – барысы да шакмаклап турала. Барлык яшелчәләрне зур савытта болгатабыз. Петрушка, укроп, сарымсак өстибез дә, банкаларга тутырабыз һәм тозлык коябыз. 3. Кәбестәне вак итеп турыйбыз. Кызыл әче борыч + петрушка + тмин + түгәрәкләп туралган кишер + сарымсак (күләме үзегез теләгәнчә). Зур савытта болгатып, банкаларга тутырабыз. Шундый ук рассол салабыз. Тозлык: 3 литр су + 2 аш кашыгы шикәр комы + 3 аш кашыгы тоз + гвоздика + борыч + дафнә яфрагы – барысын да салып кайнатып, суындырабыз + 3-4 аш кашыгы үсемлек мае салабыз. ☝️Барлык банкаларга да бертөрле тозлык салына. Кәбестә 3 көннән әзер була. Салкын урында сакларга кирәк. Болай маринадланган кәбестә, гадәттә, төсен үзгәртми.
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости