Перейти к содержимому
Максиметер

🍂📃 Ноябрь аена халык сынамышлары

🍂📃 Ноябрь аена халык сынамышлары Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә. 🍂 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 🍁 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә. 🍂 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 🍁 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 🍂 5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята. 🍁 6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суыта. 🍂 7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла. 🍁 8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә. 🍂 9 ноябрь нинди, май ае шундый. 🍁 10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан - җепшек көнгә. 🍂 11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә. 🍁 12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс. 🍂 13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр. 🍁 14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас. 🍂15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа...👇👇 https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/noiabr-aena-xalyk-synamyslary-1763293070

588 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.