🪗 Ун яшендә кулына алган гармун — бүген дә гомерлек юлдашы
🪗 Ун яшендә кулына алган гармун — бүген дә гомерлек юлдашы Татар Танае авылында яшәүче Фәрид Мостафинның тормышы гармун моңы белән үрелгән. Ул әле ун яшендә генә кулына гармун алган һәм шуннан бирле аны кулыннан төшермәгән. Инде ничә дистә еллар узса да, гармунга булган мәхәббәте сүрелми, ә күңелендәге моң һаман яңгырый. 💬 «Ун яшемдә әти миңа хромка гармуны алып кайткан иде», — дип искә ала Фәрид абый. Нәкъ шул вакытта башланган гармунга мәхәббәт еллар узу белән аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Балачакта кулына алган шул гармун Фәрид абыйны гомер буе озата килә. Ә бүген дә аның кулларында яңгыраган моң күңелләргә үтеп керә, үткәннәрне искә төшерә, туган якка, авылга һәм халкыбызның рухи мирасына булган мәхәббәтне уята. 🎤 Фәрид абыйның тормыш иптәше Рәшидә ханым да җыр-моңга гашыйк җан. Аның йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышы күңелләрне әсир итә. Аларны ничек инде моңлы гаилә дип атамыйсың?! Чын мәгънәсендә бер-берсенә пар килгән ике сандугач алар. Авылда узган бер генә бәйрәм дә, районкүләм чарадар да бу моңлы пардан башка узмый диярлек. Берсе гармуны белән күңелләрне кузгатса, икенчесе моңлы җырлары белән йөрәкләргә үтеп керә. Гомер буе шулай бергә, җырлап-көйләп, бер-берегезгә терәк булып яшәргә язсын! ❤️Моңнарыгыз беркайчан да тынмасын, пар сандугачлардай гомер юлыгызны матур җырлар бизәсен! 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина #очлыкүзлекамерам #Татмедиа #уйнагармун #гармунмоңы
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости