🎤 ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫҢ КҮПТӘНГЕ ХЫЯЛЫ ТОРМЫШКА АШКАН!
🎤 ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫҢ КҮПТӘНГЕ ХЫЯЛЫ ТОРМЫШКА АШКАН! Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова Айдар Ганиевич белән дуэт җырлавы турында сөенечле яңалыгы белән уртаклашты. Җырчы социаль челтәрендә үзенең хис-кичерешләрен яшермичә, бу дуэтның күптәнге хыялы булуын җиткергән. ❤️ Илсөя Бәдретдинованың үз сүзләре: «Айдар Ганиевич белән дуэт җырлау минем иң зур хыялларымның берсе иде. Куркып кына тәкъдим итеп карадым... Вакыты нык тыгыз вакытка эләктем... Алай да каршы килмәде. 🙏 Рәхмәт сезгә, @aidar_studio, легенда булып та кешелеклелегегезне саклап калганыгыз, гадилегегезне югалтмаганыгыз өчен! Хәзер тагын да ныграк яратам һәм хөрмәт итәм үзегезне. ❤️ Тиздән бу җырны барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгарачакбыз». ✨ Димәк, тыңлаучыларны яңа дуэт һәм зур сәхнәдәге үзенчәлекле чыгыш көтә! Илсөя белән Айдарның уртак җырын көтәбез! ❤️ 📌 Чыганак: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсе.
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости