Узы елгасы өстендә аккошлар гаиләсе йөзә.🦢🦢 Башларын суга тыга-тыга, тыныч кына тамак...
Узы елгасы өстендә аккошлар гаиләсе йөзә.🦢🦢 Башларын суга тыга-тыга, тыныч кына тамак ялгыйлар. ☀️💦Ара-тирә бергә чөкердәшеп тә алалар. ❤Сабыр, тыйнак әнкә аккош һәм һәрвакыт балалары сагында торучы, алар өчен канатларын җилпеп, гайрәтләнеп каршы торырга әзер ата кош...🥰Җәй буена матур, тату яшәү үрнәге күрсәтә кошкайлар.❤ Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән, дуслар!☀️🤗